Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган тәүлектә ТР да сөтнең тулаем күләме 2722,9 тонна тәшкил иткән
Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 158,5 тоннага күбрәк дигән сүз
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Узган тәүлектә ТР да сөтнең тулаем күләме 2722,9 тонна тәшкил иткән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 158,5 тоннага күбрәк дигән сүз, дип хәбәр итә хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Гомумән республика буенча агымдагы ай башыннан сөт күләме 23,1 тоннага кимегән. Узган көн белән чагыштырганда, әлеге продукция 0,3 тоннага кимрәк җитештерелгән. Шул ук вакытта бер тәүлектә савып алынган уртача сөт күләме 11,6 кг тәшкил иткән.
Сөт җитештерү буенча Мамадыш, Әтнә, Саба, Балтач, Буа, Кайбыч, Кукмара районнары лидерлык итә, анда тулаем сөт күләме 130-145 тонна тәшкил итә.
Бу чорда Питрәч, Баулы, Сарман, Бөгелмә, Алексеевск, Лениногорск, Кама Тамагы, Чирмешән һәм башка районнарда 8,7-75,3 тонна сөт савылган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз