news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә ТР да 3142,3 тонна сөт җитештерелгән

Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 134,7 тоннага күбрәк

  (Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Узган тәүлектә ТР да 3142,3 тонна сөт җитештерелгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 134,7 тоннага күбрәк. Узган көн белән чагыштырганда сөт күләме 6,6 тоннага кимегән, дип хәбәр итәләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Тулай сөт күләме буенча тәүлегенә 163 тонна сөт савып алган Балтач, Арча (150,1), Кукмара (146), Актаныш (136), Мамадыш (126), Әлки (117) терлекчеләре лидерлык итә.
Кама Тамагы, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Балык Бистәсе, Минзәлә, Менделеевск, Мөслим, Чирмешән, Спас районнарында узган тәүлектә сөт күләме 29,3-58,3 тонна гына тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot