news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Татарстанда тагын 30 кеше коронавирус йоктырган

19 пациент хастаханәдә, 18 кеше өйдә дәвалана.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 30 яңа очрагы теркәлгән. Алар арасында өч кеше вирусны читтә һәм 27 кеше аралашу юлы белән йоктырган. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

«19 пациент хастаханәдә, 18 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.

Авыручыларның иң күбе Казанда ачыкланган, биредә вирусны 16 кеше йоктырган. Чаллыда авыруның җиде очрагы теркәлгән. Ә авыру йоктыручылар барлыгы тугыз муниципаль берәмлектә ачыкланган.

Пандемия башланганнан бирле, республикада коронавирусның 21 938 очрагы теркәлгән. Барлыгы 19 332 кеше, шул исәптән узган тәүлектә дүрт кеше дәваланып беткән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot