news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Татарстанда сөтнең тулай савымы 3011,5 тонна тәшкил иткән

Бу узган ел күрсәткечләреннән 383 тоннага күбрәк

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Узган тәүлектә Татарстанда сөтнең тулай савымы 3011,5 тонна тәшкил иткән, бу узган ел күрсәткечләреннән 383 тоннага күбрәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Республика буенча һәр сыердан уртача 11,7 килограмм сөт савып алынган, узган ел 10,3 килограмм булган.
Сөт җитештерү буенча 198,8 тонна сөт савып алган Әлки районы терлекчеләре лидерлыкта бара, шулай ук Балтач (127,7 тонна), Яшел Үзән (123,4) районнары да алдынгылар рәтендә бара. Арча районында сөтнең тулай савымы 122 тонна тәшкил иткән, ә Кукмарада - 117.
Шәхси хуҗалыклар узган тәүлектә кабул итү пунктларына 330 тонна сөт тапшырган. Балтач районында яшәүчеләр эшкәртүгә 31,5 тонна сөт җибәргән, Буа – 24,8, Биектау – 24, Чүпрәле – 20, Арча -20.

news_right_1
news_right_2
news_bot