Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан дүрт кеше үлгән
Пандемия башланганнан алып «коронавирус диагнозы» 87 850 тапкыр куелган.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан дүрт кеше үлгән.
«Шулай итеп, 1936 елда туган ир-ат һәм 1941, 1943, 1952 елларда туган өч хатын-кыз ковид корбаны булган», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә республикада ковид йоктыруның 3600 очрагы ачыкланган. Ә пандемия башланганнан алып «коронавирус диагнозы» 87 850 тапкыр куелган.
Татарстанда 2 446 602 кеше (узган тәүлектә — 3528) вакцинация узган. Республикада яшәүче 1 907 542 кеше прививканың ике дозасын да алган. 229 500 кеше ревакцинация узган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз