news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 51 яңа очрагы ачыкланган

25 пациент хастаханәдә, 26 кеше өйдә дәвалана.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»), Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 51 яңа очрагы теркәлгән. Авыручыларның барысы да вирусны аралашу юлы белән йоктырган.

«25 пациент хастаханәдә, 26 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Казанда коронавирусны 21, Чаллыда 12 кеше йоктырган. Бөгелмә районында 5, Әлмәт районында 3 кеше авырган. Лениногорск, Тукай районнарында икешәр, Әлки, Биектау, Алабуга, Минзәлә, Түбән Кама һәм Чирмешән районнарында берешәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан бирле, республикада 26,5 мең кеше авырган, 22,9 мең кеше дәваланып беткән. 1 062 071 кеше вакцинация узган, алар арасыннан 930 483 кеше препаратның ике дозасын да алган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot