Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 51 яңа очрагы ачыкланган
25 пациент хастаханәдә, 26 кеше өйдә дәвалана.
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»), Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 51 яңа очрагы теркәлгән. Авыручыларның барысы да вирусны аралашу юлы белән йоктырган.
«25 пациент хастаханәдә, 26 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Казанда коронавирусны 21, Чаллыда 12 кеше йоктырган. Бөгелмә районында 5, Әлмәт районында 3 кеше авырган. Лениногорск, Тукай районнарында икешәр, Әлки, Биектау, Алабуга, Минзәлә, Түбән Кама һәм Чирмешән районнарында берешәр очрак ачыкланган.
Пандемия башланганнан бирле, республикада 26,5 мең кеше авырган, 22,9 мең кеше дәваланып беткән. 1 062 071 кеше вакцинация узган, алар арасыннан 930 483 кеше препаратның ике дозасын да алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз