Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 41 яңа очрагы ачыкланган
Республикада коронавирус инфекциясе диагнозы куелган 1129 пациент дәвалана.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 41 кешегә Covid-19 диагнозы куелган, читтән килгән очраклар юк. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«25 кеше хастаханәдә, 16 кеше өйдә дәвалана», — диде Лилия Галимова. Ул 30-50 яшьлекләр арасында 12 кешенең авыруын әйтте.
Авыручылар саны буенча элеккечә үк Казан алда бара, анда 26 кеше авырый. Арча, Яшел Үзән һәм Тукай районнарында икешәр кешегә коронавирус диагнозы куелган.
Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле Татарстанда коронавирусның 4555 очрагы ачыкланган. 3410 пациент дәваланып беткән, шул исәптән 48 кеше узган тәүлектә терелгән. 1137 кеше дәвалана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз