Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 36 яңа очрагы ачыкланган
Иң күп авыручылар Казанда — 13 кеше һәм Питрәч районында 3 кеше.
(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстан табиблары 36 кешегә Covid-19 диагнозы куйган, читтән килгән очраклар юк. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«14 кеше - хастаханәдә, 22 кеше өйдә дәвалана», — диде ул.
Авыру йоктыручыларның иң күбе 60-70 яшьлекләр арасында — 12 кеше, шулай ук 30-50 яшьлекләр арасында 11 кеше авырый.
Авыручыларның иң күбе Казанда -13 кеше һәм Питрәч районында - 3 кеше.
10 июльгә Татарстанда коронавирус белән авыруның 4929 очрагы теркәлгән. 3767 кеше дәваланып беткән, шул исәптән 33 кеше узган тәүлектә терелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз