news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 35 яңа очрагы ачыкланган

Ун пациент хастаханәдә, 25 кеше өйдә дәвалана.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 35 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирусның 35 яңа очрагы ачыкланган. Бер очрак читтән килгән, калганнары контакт юл белән йоктырылган. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Ун кеше хастаханәдә, 25 кеше өйдә дәвалана», — диде Лилия Галимова.

Иң күп авыручылар 30-50 яшьлекләр арасында теркәлгән — 15 кеше, 60-70 яшьлекләр арасында тугыз кеше авырый.

Казанда - 19, Чаллыда өч очрак ачыкланган. Районнар арасында Яшел Үзән алда бара — анда дүрт кеше авырган.

Коронавирус башланганнан бирле Татарстанда Covid-19ның 4964 очрагы теркәлгән, 3835 кеше дәваланып беткән, шул исәптән 68 кеше узган тәүлектә терелгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot