Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 25 яңа очрагы ачыкланган
Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясен йоктыруның 7112 очрагы теркәлгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда узган тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 25 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.
«Бүгенге көндә Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 7112 очрагы ачыкланды. Узган тәүлектә республикада 25 яңа очрак теркәлде», — диде ул.
Баш санитар табиб сүзләренә караганда, республикада коронавируска барлыгы 720 309 ПЦР-тест үткәрелгән. Авырулар белән элемтәгә кергән 658 граждан медицина хезмәткәрләре күзәтүендә тора.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков тәүлек эчендә 20 кешенең Covid-19 авыруыннан дәвалануы турында әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз