news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 98 очрагы ачыкланган

Республикада инфекцияне 18 яшьтән яшьрәк тугыз бала йоктырган.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 98 очрагы ачыкланган
архив/Рамиль Гали

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 98 очрагы ачыкланган. Аның алты очрагы республикага читтән кергән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«27 кеше хастаханәдә, 71 кеше өйләрендә дәвалана», диелгән ведомство хәбәрендә.

Тугыз очрак республикада яшәүче балигъ булмаган балалар арасында ачыкланган. Иң күп авыручылар (26 кеше) 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә керә.

Иң күп авыручылар Казанда (54), Чаллыда (21 кеше) теркәлгән. Районнар арасында чир йоктыручылар саны буенча Югары Ослан (95 кеше), Түбән Кама һәм Әлмәт (дүртәр кеше) районнары лидерлык итә.

Татарстанда инфекция таралганнан алып, 14,7 меңнән артык кеше чир йоктырган, 11,2 кеше (соңгы тәүлектә — 49) терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot