news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 49 яңа очрагы теркәлгән

14 кеше хастаханәгә салынган, 35 кеше өйдә дәвалана.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 49 яңа очрагы теркәлгән

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 авыруының 49 яңа очрагы теркәлгән. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«14 кешене хастаханәгә салдылар, 35 кеше өйдә дәвалана», — диде ул. 18 кеше 30-50 яшь аралыгында, 12 кеше 60-70 яшь аралыгында.

Авыручылардан 22 кеше - Казанда, 14 кеше Чаллыда яши.

Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле Татарстанда 3823 очрак теркәлде, 2806 кеше терелде, шул исәптән 21 кеше - узган тәүлектә.


news_right_1
news_right_2
news_bot