news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 45 яңа очрагы ачыкланган

13 кеше хастаханәгә салынган, ә 32 кеше өйдә дәвалана.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 45 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус авыруының 45 яңа очрагы теркәлгән, алар барысы да авыручылар белән аралашканнан соң вирус йоктырган. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«13 кешене хастаханәгә салганнар, тагын 32 пациент өйдә дәвалана», — диде Лилия Галимова.

Авыручылардан 24 кеше Казанда, 5 кеше Чаллыда яши. Шулай ук Чүпрәле районында 4 кеше авыру йоктырган.  

Авыручылар арасында иң күбе 50-60 яшь аралыгындагы кешеләр. Балигъ булмаган балалар арасында авыру йоктыручылар ачыкланмаган.

13 июньгә республикада коронавирусның 3868 очрагы теркәлгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot