Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 45 яңа очрагы ачыкланган
13 кеше хастаханәгә салынган, ә 32 кеше өйдә дәвалана.
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус авыруының 45 яңа очрагы теркәлгән, алар барысы да авыручылар белән аралашканнан соң вирус йоктырган. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«13 кешене хастаханәгә салганнар, тагын 32 пациент өйдә дәвалана», — диде Лилия Галимова.
Авыручылардан 24 кеше Казанда, 5 кеше Чаллыда яши. Шулай ук Чүпрәле районында 4 кеше авыру йоктырган.
Авыручылар арасында иң күбе 50-60 яшь аралыгындагы кешеләр. Балигъ булмаган балалар арасында авыру йоктыручылар ачыкланмаган.
13 июньгә республикада коронавирусның 3868 очрагы теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз