news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 94 яңа очрагы теркәлгән

Тәүлек эчендә республикада яшәүче 54 кеше дәваланып терелгән.

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 94 яңа очрагы теркәлгән

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 94 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 94 очрагы теркәлде. Шулай итеп, арта бару тәртибендә барлыгы 11 мең 323 очрак булды», - дип хәбәр итте спикер.

Авдонина сүзләренчә, белгечләр тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясенә 8 мең 367 тест үткәргән. Авыруны элемтә аша йоктырган 1169 татарстанлы табиблар күзәтүендә кала.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков тәүлек эчендә коронавирустан республиканың 54 кешесе савыгуын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot