news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 белән авыруның 32 яңа очрагы теркәлгән

Бүгенге көнгә республикада барлыгы 5 404 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган.

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 белән авыруның 32 яңа очрагы теркәлгән
татар-информ архивы

(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 белән авыруның 32 яңа очрагы теркәлгән. Бүгенге көнгә республикада барлыгы 5 404 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«100 мең кешегә 145,1 авыру туры килә, бер атналык үсеш 0,6 процент тәшкил итә», — диде Любовь Авдонина.

Узган атнада Татарстанда коронавирус йоктыруның 218 очрагы теркәлгән. Бер тәүлектә пациентларны 5356 тикшерү уздырылган. Республикада коронавирус инфекцисенә барлыгы 423 мең тест уздырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100