news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 авыруының яңа 26 очрагы ачыкланды

Барлыгы республикада пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе белән авыруның 6949 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 авыруының яңа 26 очрагы ачыкланды

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Татарстанда узган тәүлек эчендә Covid-19 белән авыруның 26 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Үткән тәүлек эчендә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 26 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп Татарстан Республикасында 6949 очрак бар», — диде ул.

Авдонина сүзләренчә, тәүлек эчендә коронавируска 5067 ПЦР-тест үткәрелгән. Медиклар күзәтүендә авырулар белән элемтәгә кергән 728 граждан кала.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков Covid-19 авыруыннан тәүлек эчендә республиканың 63 кешесе дәвалануын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot