news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Татарстанда 55 кеше коронавирус йоктырган, 69 кеше ковидтан терелгән

Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 35 кеше ковид йоктырган.

(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 55 яңа очрагы теркәлгән. 7 кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«12 кеше хастаханәгә салынган, 43 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 35 кеше ковид йоктырган. Чаллыда ковид йоктыруның 11 очрагы, Тукай районында өч очрак ачыкланган. Түбән Кама районында ике кеше, Алексеевск, Әлмәт, Лаеш һәм Баулыда берәр кеше ковид йоктырган.

Шулай итеп, пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 23931 тапкыр куелган. Татарстанда 1274 кеше (узган тәүлектә — 69 кеше) коронавирустан терелгән.



news_right_1
news_right_2
news_bot