Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Узган тәүлектә Татарстанда 471 тонна сөт җитештерелгән
Бу узган елның шул чорына карата 98 процент тәшкил итә
(Казан, 21 август, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Узган тәүлектә Татарстанда 471 тонна сөт җитештерелгән. Бу узган елның шул чорына карата 98 процент тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Республикада бер сыердан уртача 13,8 килограмм сөт савып алынган.
Сөт җитештерүдә Әлки (185 тонна), Арча (155), Балтач (141), Кукмара һәм Яшел Үзән (136), Актаныш (115) районнары иң югары күрсәткечләргә ирешкән. Балтач районында бер сыердан – 17,6, Саба районында 17,5 килограмм сөт савып алынган.
Инвесторлар арасында “Вамин-Татарстан” ААҖ (436 тонна сөт саткан), “Кызыл Шәрык-агро” ААҖ (379 тонна) һәм “Агросила групп” ЯАҖ (139 тонна) хуҗалыклары әйдәп бара.
Узган тәүлектә шәхси хуҗалыклар эшкәртү предприятиеләренә 406 тонна сөт озаткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз