news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда 2982,5 тонна сөт савып алынган

Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, бу 181,5 тоннага күбрәк

  (Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Узган тәүлектә Татарстанда 2982,5 тонна сөт савып алынган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 181,5 тоннага күбрәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Сентябрь башында сөт җитештерү күләме кимегән һәм 166,4 тонна тәшкил иткән. Ә кичәге күрсәткечләр белән чагыштырганда, бу продукт 9,8 тоннага кимрәк алынган.
Әтнә, Саба, Балтач, Мамадыш, Кукмара, Актаныш, Кайбыч, Бөгелмә районнары сөтчелек комплексларында чагыштырмача тотрыклылык саклана, узган тәүлектә 106-151 тонна сөт җитештерелгән.
Ә Спас, Чирмешән, Мөслим, Менделеевск, Минзәлә, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Баулы, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй районнары күрсәткечләр буенча артта кала, анда 28,4-62 тонна гына сөт савып алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100