news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда 2970 тонна сөт җитештерелгән

Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 139 тоннага күбрәк

  (Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Узган тәүлектә Татарстанда 2970 тонна сөт җитештерелгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 139 тоннага күбрәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Ай башында сөт 65 тоннага арткан. Узган көн белән чагыштырганда, 3,8 тоннага артык сөт савып алынган.
Әтнә, Мамадыш, Саба, Балтач, Кукмара, Кайбыч, Апас районнары лидерлык итә, һәр сыердан тәүлегенә 14,2-19,2 кг сөт савып алалар.
Ә узган тәүлектә Чирмешән, Менделеевск, Мөслим, Спас, Тәтеш районнарында һәр сыердан 6-8,7 кг гына сөт савып алганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100