Узган тәүлектә Татарстанда 2917,6 тонна сөт җитештерелгән
Узган елның шул чоры белән чагыштырганда 215,5 тоннага артык
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Узган тәүлектә Татарстанда 2917,6 тонна сөт җитештерелгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда 215,5 тоннага артык, дип хәбәр итәләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Узган тәүлектә уртача сөт күләме 12,5 кг тәшкил иткән. Узган көн белән чагыштырганда, сөт күләме 2,4 тоннага кимегән.
Саба, Әтнә, Балтач, Мамадыш, Кукмара районнарында тулаем сөт күләме 10-148,5 тонна тәшкил иткән.
Ә Минзәлә, Менделеввск, Мөслим, Спас, Чирмешән районнарында сөт күләме кимегән, узган тәүлектә бары 13,9-50 тонна гына савып алганнар.