news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда 2880 тонна сөт җитештерелгән

Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 232,3 тоннага күбрәк

  (Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Узган тәүлектә Татарстанда 2880 тонна сөт җитештерелгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 232,3 тоннага күбрәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Шул ук вакытта агымдагы ай башында сөт күләме 43,1 тоннага кимегән. Узган көн белән чагыштырганда әлеге продукция 4,5 тоннага кимрәк алынган.
Әтнә, Саба, Балтач, Кукмара, Актаныш, Кайбыч һәм республиканың башка районнары сөт җитештерү күрсәткечләре буенча лидерлар рәтендә, алар узган тәүлектә 59,1-147 тонна сөт җитештергән.
Лаеш, Тәтеш, Лениногорск, Баулы, Кама Тамагы, Әлмәт һәм ТР ның башка районнарында сөт күләме түбән, узган тәүлектә тулаем сөт күләме 12,9-54,4 тонна тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100