news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Татарстанда 2841,3 тонна сөт җитештерелгән

Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 122,4 тоннага күбрәк

  (Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Узган тәүлектә Татарстанда 2841,3 тонна сөт җитештерелгән, бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 122,4 тоннага күбрәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Агымдагы ай башы белән чагыштырганда, сөт күләме 58,9 тоннага арткан. Узган көнгә караганда, 4,5 тоннадан күбрәк сөт җитештерелгән.

Мамадыш, Әтнә, Саба, Балтач, Кукмара һәм башка районнарда 115,8-157 тонна продукция җитештерелгән. Шул ук вакытта Тәтеш, Зәй, Мөслим, Чистай, Алексеевск районнарында савым сыерларының продуктлыгы кимү дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot