Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган тәүлектә Татарстанда 2810,5 тонна сөт җитештерелгән
Бу продукцияне җитештерү буенча артта калучы районнар исемлеге озыная
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Узган тәүлектә Татарстанда 2810,5 тонна сөт җитештерелгән. Бу продукцияне җитештерү буенча артта калучы районнар исемлеге озыная, дип хәбәр итәләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында.
2013 елның шул чоры белән чагыштырганда, Татарстан буенча җитештерелгән продукция күләме 233,5 тоннага артык. Шул ук вакытта ТР да ай башына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, сөт 111,1 тоннага кимегән. Республикада, узган көн белән чагыштырганда, сөт күләме 10,6 тоннага азрак.
Узган тәүлектә Лаеш, Тәтеш, Бөгелмә, Әлмәт, Баулы, Балык Бистәсе, Лениногорск, Алексеевск, Кама Тамагы һәм республиканың кайбер районнары 13,6-78,4 тонна сөт савып алган.
Мамадыш, Саба, Әтнә, Буа, Кайбыч, Балтач һәм Кукмара районнарында тулаем сөт күләме 57,9-144 тонна тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз