Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган тәүлектә Татарстанда 2782 тонна сөт җитештерелгән
Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 146,1 тоннага күбрәк
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 2782 тонна сөт җитештерелгән. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 146,1 тоннага күбрәк, дип хәбәр итә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Шушы ай башында продукция 63,4 тоннага арткан. Узган көнгә караганда, 2,1 тоннага күбрәк сөт җитештерелгән.
Мамадыш, Әтнә, Саба, Балтач, Кукмара, Буа, Кайбыч районнарында терлекләр уңышлы кышлый, анда тәүлегенә уртача сөт күләме 14,3-17,9 кг тәшкил итә.
Чирмешән, Менделеевск, Мөслим, Спас, Бөгелмә, Тәтеш, Кама Тамагы районнарында әлеге продукт күләме түбән: алар узган тәүлектә 8-30,6 кг сөт савып алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз