news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда 2777 тонна сөт савылган

Бу узган елның шул чоры белән чагыштырган вакытта 146,7 тоннага күбрәк

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Узган тәүлектә Татарстанда 2777 тонна сөт савылган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырган вакытта 146,7 тоннага күбрәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Агымдагы ай башы белән чагыштырган вакытта савым күләме 58,4 тоннага арткан. Алдагы көнгә караганда тулаем продукция җитештерү 2,5 тоннага  күбәйгән.

Мамадыш, Әтнә, Саба, Балтач, Кукмара, Буа, Кайбыч районнары бу өлкәдә югары күрсәткечләргә ирешә, аларда узган тәүлектә 55,9дан алып 116,6 тоннага кадәр сөт савылган.

Ә Чирмешән, Менделеевск, Мөслим, Спас, Минзәлә, Тәтеш, Зәй, Кама Тамагы, Лениногорск, Бөгелмә районнарында сөт җитештерүдә хәлләр шәптән түгел. Анда 7,9дан 50 тоннага кадәр генә сөт савылган.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100