news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Татарстанда 2775,5 тонна сөт савылган

Бу 2013 елның шул чоры белән чагыштырган вакытта 227,3 тоннага артыграк

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 2775,5 тонна сөт савылган. Бу 2013 елның шул чоры белән чагыштырган вакытта 227,3 тоннага артыграк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Татарстан буенча тулаем алганда, агымдагы ай башына сөт җитештерү 144,5 тоннага кимегән. Алдагы көн белән чагыштырган вакытта савым күләме 2,5 тоннага азайган.Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Питрәч, Балык Бистәсе, Лениногорск, Тәтеш, Кама Тамагы, Минзәлә, Спас һәм кайбер башка районнарда 11,8дән 77,1 тоннага кадәр сөт савып алынган.Мамадыш, Саба, Әтнә, Буа, Балтач, Кайбыч, Кукмара һәм башка районнарда әлеге продукция 57,2дән 142,5 тоннага кадәр җитештерелгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot