news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Татарстанда 2735,3 тонна сөт савылган

Бу узган елның шул чоры белән чагыштырган вакытта 131 тоннага күбрәк дигән сүз

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Узган тәүлектә Татарстанда 2735,3 тонна сөт савылган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырган вакытта 131 тоннага күбрәк дигән сүз. Уртача алганда, бер сыер тәүлегенә 11,7 кг сөт биргән, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Бу ай башына әлеге төр продукцияне җитештерүдә артым 16,7 кгны тәшкил иткән. Узган тәүлек белән чагыштырган вакытта савым 3,9 кг га күбәйгән.Мамадыш, Әтнә, Саба, Балтач, Буа районнары хезмәтчәннәре 83,4тән алып 150,2 тоннага кадәр сөт савып алган.Ә Зәй, Спас, Мөслим, Менделеввск, Чирмешән районнарында сөт җитештерү аксый: анда нибары 8,3 тоннадан алып 47 тоннага кадәр продукция җитештерелгән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot