Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган тәүлектә Татарстанда 2724,4 тонна сөт савылган
Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 136,7 тоннага күбрәк
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Узган тәүлектә Татарстанда 2724,4 тонна сөт савылган, бу, узган елның шул чоры белән чагыштырган вакытта, 136,7 тоннага күбрәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Министрлык китергән мәгълүматларга караганда, озак вакыт дәвамында беренче тапкыр әлеге продукцияне җитештерүдә алга китеш сизелә. Әйтик, агымдагы ай башында савым күләме 5,8 тоннага арткан, ә күптән түгел генә кимү күзәтелгән иде. Шулай ук алдагы көн белән чагыштырганда да 0,1 тоннага артым бар.
Республиканың 14 районы, элеккечә үк, бу өлкәдә артта сөйрәлүчеләр рәтендә. Бу - Питрәч, Баулы, Алекссевск, Сарман, Бөгелмә, Лениногорск һәм башка кайбер районнар. Аларда узган тәүлектә 8,4 тоннадан алып 76,8 тоннага кадәр сөт савып алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз