news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Татарстанда 2,7 мең тоннадан артык сөт савып алынган

Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 208,9 тоннага күбрәк

  (Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Узган тәүлектә Татарстанда 2750,8 тонна сөт савып алынган, бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 208,9 тоннага күбрәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Бу ай башында сөт 169,2 тоннага кимегән. Узган көн белән чагыштырганда, тулаем сөт күләме 5 тоннага кимегән. Үткән тәүлектә һәр сыердан уртача 11,1-27,8 тонна сөт савып алынган.

Тәтеш, Спас, Чирмешән, Мөслим, Менделеевск районнарында 11,1-27,8 тонна сөт савылган.

Мамадыш, Саба, Әтнә, Балтач районнарында тулаем сөт күләме 87-141,8 тонна тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot