news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә сөтнең тулай савымы 1160,6 тонна тәшкил иткән

Бу узган ел белән чагыштырганда 357 тоннага күбрәк

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Узган тәүлектә Татарстанда сөтнең тулай савымы 1160,6 тонна тәшкил иткән, Бу узган ел белән чагыштырганда 357 тоннага күбрәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Республика буенча бер сыердан уртача 12,4 килограмм сөт савып алынган, бу узган ел белән чагыштырганда 1,4 килограммга күбрәк.
Һәр сыердан 18,1 килограмм сөт савып алып Балтач терлекчеләре беренчелектә бара. Әтнәдә бер сыердан 16,3 кг, Югары Осланда 15,4 кг, Сабада 15,3 кг, Кукмарада 15,2 кг сөт савып алганнар.
Ютазы, Лениногорски, Тәтеш Спас һәм республиканың башка районнары терлекчеләренә бер тәүлектә савып алына торган сөт күләмен арттырырга кирәк, дип саныйлар министрлыкта. Анда бер тәүлектә бер сыердан 9–10,1 килограмм гына сөт савып алына. Шулай ук Баулы, Әлмәт, Алабуга, Зәй Лениногорски һәм муниципаль хакимият шәхси тауар җитештерүчеләргә бу продуктны сату өчен шартлар тудырмаган башка районнарның шәхси хуҗалыкларында да сөт күләме мактанырлык түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100