Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган тәүлектә республикада 3191, 4 тонна сөт җитештерелгән
Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 167,5 тоннага күбрәк
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Узган тәүлектә республикада 3191, 4 тонна сөт җитештерелгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 167,5 тоннага күбрәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгындла белдерделәр.
Терлекчеләр бер сыердан уртача 13,3 кг сөт савып ала. Әтнәдә һәр сыердан 18,9 кг, Сабада 18,2 кг, Актанышта 16,6 кг сөт савып алалар.
ТРның Кукмара, Әлмәт, Мамадыш һәм башка районнары узган елгы күрсәткечләрне арттырган.
Әлки, Яшел Үзән районнары терлекчеләре узган елдагыдан азрак сөт савып ала. Шулай ук Менделеевски, Югары Ослан һәм башка кайбер районнарда савым сыерларының продуктлыгы түбән кала.
Инвесторлар арасында 19,6 кг сөт сауган “Сервис-Агро” ҖЧҖ терлекчеләре алдынгылар рәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз