Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган тәүлектә Казаннан 13 меңнән артык тонна кар җыеп чыгарылган
466 тоннадан артык бозлавыкка каршы материал кулланылган
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Казаннан 13 мең 473 тоннадан артык кар һәм ком-тоз катнашмасы чыгарылган, дип хәбәр ителә шәһәр мэриясе порталында.
Аерым алганда, урамнарны кардан чистартуда 658 эшче һәм 745 махсус техника катнашкан. Бер тәүлектә 466 тоннадан артык бозлавыкка каршы материал кулланылган, шул исәптә 70 тонна реагент һәм 396 тонна ком һәм тоз катнашмасы. Бүген көндез шәһәр юлларында 542 эшче һәм 339 махсус техника эшли.
Кышкы чор башланганнан бирле юл хезмәтләре шәһәр урамнарыннан 308 мең тонна чамасы кар чыгарган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз