Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган тәүлектә Казанда җәяүлеләрне бәрдерүнең 4 очрагы теркәлгән
1099 машина йөртүче һәм 260 җәяүле юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Казанда 233 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шул исәптә 5 һәлакәттә зыян күрүчеләр бар. Юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә 5 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Бу хакта ЮХИДИ хәбәр итә.
Кичә 8.55 сәгатьтә “Шевроле” автомобиле белән идарә итү 43 яшьлек ир-ат Бондаренко урамы буенча Ямашев проспекты юнәлешендә барганда җәяүлегә юл бирмәгән һәм 45 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Нәтиҗәдә зыян күрүче җәрәхәт алган.
11.35 сәгатьтә “Рено” автомобилен йөтүче 54 яшьлек шофер Мехчылар урамы буенча барганда куркынычсызлык тизлеген сайламаган һәм 5 яшьлек кызны бәрдергән. Нәтиҗәдә кыз төрле җәрәхәтләр алган.
Шулай ук кичә 13.30 сәгатьтә 28 яшьлек ир-ат идаррәсендәге “ВАЗ-11173” машинасы “ГАЗ-3302” автомобиле белән бәрелешкән, нәтиҗәдә соңгысы тагын бер автомобильгә килеп бәрелгән. “ВАЗ-11173” машинасын йөртүченең куллары җәрәхәтләнгән.
Узган тәүлектә 1099 машина йөртүче һәм 260 җәяүле юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган.
209 йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган; 58 очракта кешеләрне утыртып йөрү кагыйдәләрен бозу теркәлгән; 47 балаларны автомобиль салонында утыртып йөрү кагыйдәсе үтәлмәгән. 19 йөртүче транспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен тоткарланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз