Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган тәүлектә Казанда өч автомобильне урлап киткәннәр
Угрыларның барысы да тоткарланган, машиналар хуҗаларына кайтарылган
(Казан, 4 май, “Татар-информ”). Узган тәүлектә Казанның Яңа Савин, Идел буе һәм Совет районнарында автомобиль урлау буенча өч факт теркәлгән. Бу хакта РФ ЭЭМ Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнге өчләр тирәсендә Казан идарәсе ЮХИДИ хезмәткәрләре 1988 елда туган егетне тоткарлый. Якынча мәгълүматларга караганда, ул танышының фатирында булган вакытта аның машина ачкычын урлый һәм төнлә подъезд төбендәге яңа “Хонда”ны урлап алып та китә. Тоткарланучы элек тә шушындый ук җинаять өчен җаваплылыкка тартылган булган.
Шул ук төндә ЮХИДИның тагын бер экипажы “ВАЗ-2106” автомобилен тоткарлый. Машина белән балигъ булмаган үсмер идарә итүе ачыклана. Автомобильнең урлануы турында “Гвардия” полиция бүлегенә төнге беренче яртыда гариза алынган була. Полиция хезмәткәрләренең грамоталы эш итүе нәтиҗәсендә, урланган автомобильнең урыны 15 минут эчендә ачыклана, угры тоткарлана һәм транспорт чарасы хуҗасына кайтарыла.
Башкалада урланган өченче автомобиль белән 1996 елгы үсмер идарә итүе ачыклана. Машина ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Егет бу гамәлен төнге шәһәр буйлап машинада җилдерү теләге белән бәйләп аңлата.
Хәзер һәр факт буенча РФ Җинаять кодексының 166 мәддәсе 1 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Әлеге мәддә буенча максималь санкция 5 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.
Агымдагы елның беренче кварталында Казанда автомобильләрне урлап китүнең 81 очрагы теркәлгән. Шуның 43 е ачылган. Практика күрсәткәнчә, әлеге төр җинаятьләр төнлә кылына. “Лада Приора” белән “ВАЗ-2114” иң еш урланучы автомобильләр исемлегендә.
Мондый күелсез фактларга юл куймас өчен, полиция хезмәткәрләре автомобиль хуҗаларына машиналарын урлауга каршы заманча җайланмалар белән җиһазландырырга, транспорт чараларын саклана торган стоянкаларга һәм видеокүзәтү җайланмалары булган урыннарга гына куярга, берничә минутка гына чыгып торганда да, салонның ишек-тәрәзәләрен һәрвакыт ябып калдырырга киңәш итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз