news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Казанда 256 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Авария нәтиҗәсендә 2 җәяүле һәм 5 пассажир зыян күргән

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). Узган тәүлектә Казанда 256 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның бишесендә зыян күрүчеләр бар. Ике авария җәяүлеләрне таптату, икесе автотранспорт бәрелешү, тагын берсе хәрәкәткә каршылык тудырган киртәгә килеп бәрелү белән бәйле. Юл һәлакәтләре нәтиҗәсендә, ике җәяүле һәм биш пассажир төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Мисал өчен, “Рено” автомобиле белән идарә иткән 19 яшьлек кыз Тихомирнов урамы ягыннан Фрунзе урамы буенча Айвазовский урамына таба барганда, Калинин урамы буенча 3 нче йорт каршында куркынычсыз дистанция сайламаган һәм шул ук юнәлештә хәрәкәт иткән 33 яшьлек ир-ат идарәсендәге “Лада-219210” автомобиле “артына төрткән”. Нәтиҗәдә, “Лада”ның 23 яшьлек пассажиркасының баш мие селкенгән, баш артының йомшак тукымалары бәрелеп имгәнгән.

Тагын бер очрак Ямашев урамы буенча 87 нче йорт каршысында булган. “ЗАЗ-110308” автомобиле руле артындагы 52 яшьлек ир-ат, Әмирхан урамыннан Ямашев урамы буенча Адоратский урамына таба хәрәкәт иткәндә, җәяүлеләр өчен каралмаган зонада юл кичүче 39 яшьлек ханымны таптаткан. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, зыян күрүченең баш мие селекенгән, уң як чигәсе җәрәхәтләнгән, гематома алган.

Россия ЭЭМның Казан буенча идарәсенең ЮХИДИ бүлегенең пропаганда төркеме хәбәр итүенчә, узган тәүлектә 1102 шофер һәм 136 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган, 135 кеше куркынычсызлык каешларын эләктермәгәне, 18 кеше пассажирларны ташу, шул исәптән 9ы автомобиль салонында балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка җәлеп ителгән. 12 автомобилист транспорт чарасы белән алкоголь исереклелеге халәтендә идарә иткәне өчен тоткарланган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100