news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Казанда 1,5 меңнән артык кеше административ җаваплылыкка тартылган

Автомашиналар 5 җәяүлене бәрдергән, рульдәге 2 кеше зыян күргән

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). Казан урамнарында узган тәүлектә генә дә транспорт белән идарә итүче 1404 кеше һәм 153 җәяүле, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, административ җаваплылыкка тартылган. Шулар арасында рульдәгеләрдән 85е каршы як юнәлештәге юлга чыккан, 131е куркынычсызлык каешларын куллану һәм 19ы пассажир утыртып йөрү кагыйдәләрен бозган, ә 11е, исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен, тоткарланган.

 

Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ юлларда патруль хезмәте полкыннан алынган мәгълүматта әйтелгәнчә, шушы 1 тәүлектә республика башкаласында 259 транспорт һәлакәте теркәлгән, шул исәптән 7сендә каза күрүчеләр бар. Һәлакәтләр нәтиҗәсендә, транспорт чаралары 5 җәяүлене бәрдергән, автомобильләр бәрелешеп, рульдәге 2 кеше зыян күргән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot