news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 9 мең тонна кар чыгарылган

Кыш башланганнан бирле юл хезмәтләре шәһәрдән 98 мең тоннага якын кар чыгарган

(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ"). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 9 мең 13 тонна кар чыгарылган, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Урамнарны кардан чистарту эшенә 620 юл эшчесе һәм 683 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән. Шул исәптән, 83 катнаш юл машинасы, 53 “Бошунг” КЮМ, 18 картөягеч, 124 трактор щеткасы, 33 грейдер, 68 фронталь төягеч, 56 “Барсик” мини төягече һәм 224 үзбушаткыч эшләгән. 

Узган тәүлектә 712 тонна бозлавыкка каршы материал таратылган, шул исәптән 198 тонна реагент һәм 514 тонна тоз-ком кушылмасы. 

Кыш башланганнан бирле юл хезмәтләре шәһәрдән 98 мең тоннага якын кар чыгарган. 

План буенча бүген шәһәр урамнарында 544 юл эшчесе һәм 303 махсус техника берәмлеге эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100