news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 8,7 мең тоннадан артык кар чыгарылган

Бүген Казан урамнарында 385 юл эшчесе һәм 283 махсус техника берәмлеге эшли

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 8,7 мең тоннадан артык кар чыгарылган. Урамнарны кардан чистарту эшенә 365 юл эшчесе һәм 632 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән. Шул исәптән, 103 катнаш юл машинасы, 75 “Бошунг” КЮМ, 14 картөягеч, 121 трактор щеткасы, 21 грейдер, 61 фронталь төягеч, 41 “Барсик” мини төягече һәм 166 үзбушаткыч эшләгән. 

Узган тәүлектә 743,4 тонна бозлавыкка каршы материал файдаланылган, шул исәптән 184,4 тонна реагент һәм 559 тонна тоз-ком кушылмасы. 

Кыш башланганнан бирле юл хезмәтләре шәһәрдән 174,4 мең тоннадан артык кар чыгарган.

Бүген Казан урамнарында 385 юл эшчесе һәм 283 махсус техника берәмлеге эшли, дип хәбәр итә башкала мэриясе матбугат хезмәте.                      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100