news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 5,2 мең тоннадан артык кар чыгарылган

Кыш башланганнан бирле юл хезмәтләре шәһәрдән 25,5 мең тонна кар чыгарган

(Казан, 11 декабрь, "Татар-информ"). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 5,2 мең тоннадан артык кар чыгарылган, дип хәбәр итә башкала мэриясе матбугат хезмәте.

Тышкы төзекләндерү комитеты мәгълүматларына караганда, урамнарны кардан чистарту эшенә 600 юл эшчесе һәм 543 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән. 

Узган тәүлектә шәһәр юлларында 1060,4 тонна бозлавыкка каршы материал, шул исәптән 194,4 тонна реагент һәм 866 тонна ком-тоз кушылмасы файдаланылган. Кыш башланганнан бирле юл хезмәтләре шәһәрдән 25,5 мең тонна кар чыгарган.

План нигезендә бүген шәһәр урамнарында 536 юл эшчесе һәм 239 махсус техника берәмлеге эшләячәк.  

news_right_1
news_right_2
news_bot