news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 20 мең тоннадан артык кар чыгарылган

Яңа ел төнендә башланган буран бүген төнге сәгать өчтә бетте

(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 20 мең тоннадан артык кар чыгарылган. Яңа ел төнендә башланган буран бүген төнге сәгать өчтә бетте, дип хәбәр итә Казан башкарма комитетының матбугат хезмәте.
Бу көннәрдә ТР башкаласында гел кар явып торды. Юл предприятиеләре көн саен юлларны кар көртләреннән арындырды. Кичә Казанда “Буран” планы игълан ителде һәм табигый стихия белән көрәшү өчен барлык көчләр эшкә җигелде. “Буран” планы нигезендә карт көртләреннән арындыру өчен шәһәрнең төрле предприятие һәм оешмаларыннан өстәмә көчләр җәлеп иттеләр.
Узган тәүлектә Казанда 800 машина юлларны кардан чистартты. Нәтиҗәдә, 20 тоннадан артык кар чыгарылды. Кыш башыннан алып шәһәрдән 111 мең тонна кар чыгарылган.
Беренче чиратта җәмәгать тарнспорты йөри торган үзәк магистральләр чистартылды. Бүген 350 гә якын юл хезмәткәре тротуарларны һәм тукталыш мәйданнарын чистарта. Әлегә кар көртләре ишегалларында һәм җәяүлеләр тротуарларында бар, ул участокларны торак оешмалар, социаль учреждение һәм офислар, сәүдә-күңел ачу комплекслары урам себерүчеләре чистартырга тиеш.
Казан башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты мәгълүматлары буенча шәһәрнең торак микрорайоннарында ишегалды территорияләрен чистартуга 1800дән артык урам себерүче һәм 120 кече махсус техника җәлеп ителгән.
Коммуналь хезмәтләр урамнарны оператив рәвештә чистарту максатыннан автомобильчеләрне юл кырыйларында машиналарын калдырмаска чакыра. Махсус техника эшли торган юлларда йөргәндә игътибарлы булу сорала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100