Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 12 мең тоннадан артык кар чыгарылган
Бүген шәһәр урамнарына 543 юл эшчесе һәм 340 берәмлек махсус техника җәлеп ителәчәк
(Казан, 4 февраль, "Татар-информ"). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 12 мең 425 тоннадан артык кар чыгарылган. Урамнарны кардан чистарту эшенә 629 юл эшчесе һәм 740 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Шул исәптән, юлларда 102 катнаш юл машинасы, 79 “Бошунг” КЮМ, 15 картөягеч, 142 трактор щеткасы, 35 грейдер, 84 фронталь төягеч, 61 “Барсик” мини төягече һәм 184 үзбушаткыч эшләгән, дип хәбәр итә мэрия порталы.
Узган тәүлектә 1423,2 тонна бозлавыкка каршы материал файдаланылган, шул исәптән 191,2 тонна реагент һәм 1232 тонна тоз-ком кушылмасы. Кыш башланганнан бирле юл хезмәтләре шәһәрдән 454,4 мең тоннадан артык кар чыгарган.
План буенча бүген шәһәр урамнарына 543 юл эшчесе һәм 340 берәмлек махсус техника җәлеп ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз