Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 12 мең тонна чамасы кар чыгарылган
Бүген шәһәр урамнарына 538 юл эшчесе һәм 298 берәмлек махсус техника җәлеп ителәчәк
(Казан, 10 февраль, "Татар-информ"). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 11 мең 807 тонна кар чыгарылган, дип хәбәр итә мэрия порталы.
Урамнарны кардан чистарту эшенә 616 юл эшчесе һәм 675 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Шул исәптән, юлларда 99 катнаш юл машинасы, 64 “Бошунг” КЮМ, 14 картөягеч, 132 трактор щеткасы, 32 грейдер, 72 фронталь төягеч, 55 “Барсик” мини төягече һәм 174 үзбушаткыч эшләгән.
Узган тәүлектә 370,3 тонна бозлавыкка каршы материал файдаланылган.
План буенча бүген шәһәр урамнарына 538 юл эшчесе һәм 298 берәмлек махсус техника җәлеп ителәчәк.
Кыш башланганнан бирле юл хезмәтләре шәһәрдән 527 мең тоннадан артык кар чыгарган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз