news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 11,5 мең тонна кар җыеп алынган

Юлларда 550 берәмлек техника җәлеп ителгән

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Казан урамнарын кардан арындыруда 550 берәмлек техника җәлеп ителгән, шул исәптән 117 берәмлек юл техникасы, 206 үзбушаткыч һ.б. Кар төягән үзбушаткычлар кар эретү камераларына, төягәнне илтеп бушату урыннарына 2120 рейс ясап, Казаннан барлыгы 11,5 мең тонна кар чыгарылган. Юллардагы бозлавыктан котылу өчен, алдагы көнне 2 мең тонна, кичә 4 йөз тонна тозлы ком сибелгән.

 Гомумән, Казанның кар чистартыла торган урам-юл челтәре 18 млн.кв.м мәйдан тәшкил итә. Быел кыш башыннан бирле шәһәрдән 48 мең тонна кар чыгарылган, 16 мең тонна чамасы бозлавыкка каршы материал сибелгән, диелә Казан мэриясеннән алынган мәгълүматта.    

news_right_1
news_right_2
news_bot