Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 10 мең 480 тонна кар чыгарылган
План буенча бүген шәһәр урамнарында 550 юл эшчесе һәм 315 махсус техника берәмлеге эшләячәк
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 10 мең 480 тонна кар чыгарылган. Урамнарны кардан чистарту эшенә 626 юл эшчесе һәм 666 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Шул исәптән 93 катнаш юл машинасы, 51 “Бошунг” КЮМ, 14 картөягеч, 129 трактор щеткасы, 28 грейдер, 80 фронталь төягеч, 58 “Барсик” мини төягече һәм 182 үзбушаткыч эшләгән, дип хәбәр итә мэрия матбугат хезмәте.
Узган тәүлектә 650,4 тонна бозлавыкка каршы материал файдаланылган, шул исәптән - 94,4 тонна реагент һәм 556 тонна тоз-ком кушылмасы. Кыш башланганнан бирле юл хезмәтләре шәһәрдән 344 меңнән артык тонна кар чыгарган, юлларда 39,7 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы материал файдаланылган.
План буенча бүген шәһәр урамнарында 550 юл эшчесе һәм 315 берәмлек махсус техника эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз