news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә 3124,2 тонна сөт савып алынган

Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 135,9 тоннага күбрәк

  (Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Узган тәүлектә Татарстанда 3124,2 тонна сөт савып алынган, бу,  узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 135,9 тоннага күбрәк, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

Шул ук вакытта агымдагы ай башында сөт күләме 24,7 тоннага кимегән, ә узган көнгә караганда - 4,7 тоннага.

Республиканың Буа, Мамадыш, Кайбыч, Кукмара, Балтач, Саба, Әтнә һ.б. районнары терлекчеләре һәр сыердан уртача 15,6-17,2 кг сөт савып, югары нәтиҗәләргә ирешәләр.
Ә Спас, Чирмешән, Мөслим, Мендеевск, Минзәлә, Әлмәт һ.б. районнарда бу күрсәткеч 8-11,9 кг гына тәшкил итә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100