news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлек эчендә Татарстанда 20 кеше коронавирус йоктырган

Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 6900 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлек эчендә Татарстанда 20 кеше коронавирус йоктырган
Владимир Васильев

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда узган тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның егерме очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 20 яңа очрагы теркәлде. Шулай итеп, Татарстан Республикасында 6900 очрак ачыкланды», — дип хәбәр итте спикер.

Авдонина сүзләренә караганда, тәүлек эчендә коронавируска 5345 ПЦР-тест үткәрелгән. Авырулар белән элемтәгә кергән 737 кешене медицина хезмәткәрләре күзәтеп тора.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, Covid-19 инфекциясеннән узган тәүлектә республиканың 15 кешесе терелде, дип өстәде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot