news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган җомгада Татарстанда биш ир-ат суга баткан

19 июньдә балыкка киткәч югалган ир-атның да мәетен тапканнар.

Узган җомгада Татарстанда биш ир-ат суга баткан

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бер көн эчендә Татарстанда биш ир-ат суда баткан. Алексеевск районының Масловка авылында Шкимерка елгасында иртәнге тугызлар тирәсендә 68 яшьлек ир-ат баткан.  

Бер сәгать узганнан соң Кама Тамагы районында Куйбышев затоны тирәсендә Идел елгасыннан 46 яшьлек ир-атның мәетен табалар. Ул 19 июньдә балыкка киткәч үк югалган була.

Кичке бишләр тирәсендә Яшел Үзәндә Гаринское күлендә 44 яшьлек ир-ат баткан.

Кичке тугызда Әҗем авылында су сибү өчен җиһазландырылган буада 33 яшьлек ир-ат батып үлгән. Ир-ат исерек булган һәм су керергә теләгән.

Төнге 12ләр тирәсендә Балтач районының Нормабаш авылы янындагы буадан 22 яшьлек егетнең мәетен чыгаралар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100